"Бөек немец композиторының оныгы"
- Мин үзем тумышым белән Арча ягыннан инде. Балачактан ук җырлап, гармунда уйнап үстем. Әни "кулыңнан гармун төшмәде дә инде синең" дип сөйли иде. Аннары сәнгать мәктәбендә укыдым, аны уңышлы гына тәмамладым. Арча мәдәният йортына еш кына концерт белән артистлар килә иделәр, шуларның берсен дә калдырмыйча йөрергә тырыштым. Шулай ук Арчада узган төрле бәйрәм чараларында катнаша идем, менә шуннан җайлап кына зур сәхнәгә менеп тә киттем. - Мин гел гармунда уйнап күрше тирәләргә, кунакларга җырлый идем...
5 лет назад
Утыр эле эни яннарыма
Утыр әле әнкәй яннарыма, Кайгыларга нихәл түзәем, Серләремне кемгә сөйләем. Дөнъя булгач була төрле хәлләр, Вакытлыча булсын авыр мәлләр, Шулай үтә инде бу тормыш, Нык бул балам яшәргә тырыш. Киңәшеңне тотам әнкәем, Сабыр итә, итә, яшәем, Ник шулай да минем чәчләремә, Еллар инде аппак карлар сибә. Дөнъя булгач була төрле хәлләр, Вакытлыча булсын авыр мәлләр, Шулай үтә икән бу тормыш, Нык бул балам яшәргә тырыш...