Габдулла Тукай "Бэйрэм буген"
Язның иң матур бер көнендә, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән
Тукай – татар халкының бу җирдә барлыгын, бөеклеген, үлемсезлеген раслар өчен дөньяга килгән бөек шагыйрь. Ул дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Габдулла Тукайның тормыш юлы шулхәтле кызыклы, мавыктыргыч, аның турында укыган саен укыйсы, белгән саен күбрәк беләсе килә. Аның тормышы һәм иҗаты – бала тәрбиясендә иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.Һәр елны Карадуган балалар бакчасында сөекле шагыйребез иҗатын зурлап искә алабыз. Ә бу ел бигрәк тә истәлекле ел, чөнки аның тууына 140 ел тулды...