Текст татарской песни «Килмисең син көлеп» (с переводом)
Таңнарда уянам, Таңнарда уйланам — Мин сине һаман да юксынам. Көннәрем төн кебек, Килмисең син көлеп — Дөньяда яшәвем юк сыман… Ә йөрәк сагына, Уй канат кагына — Җилпенеп очам мин яныңа. Күңелдә көз кебек, Килмисең син көлеп — Сагыш-моң коела җаныма… Юлларны күзлим мин, Гел сине эзлим мин — Нур тулы күзләргә яшь тула. Кояшлы чык кебек, Килмисең син көлеп — Бер генә килсәң соң, ни була?! На заре я встаю, На заре всё думаю — Всё по тебе я изнываю...