1 год назад
Композитор Марат Мухин фамилиясе чит кешенеке булуын әйтте, ә чын фамилиясе нинди?
Танылган композитор, аранжировка остасы Марат Мухин «ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында фамилиясенең тарихы турында сөйләде. Бактың исә, ул аның ата-бабасыныннан калган фамилия түгел, ә бөтенләй чит кешенеке икән. «Минем дәү әти – әтиемнең әтисе – студент чакта фамилиясен үзгәрткән. Институтта укыганда шундый мода булганмы инде, уңышка ирешкән кешеләрнең фамилияләрен алганнар. Ниндидер проректор булганмы, шуның фамилиясен алган. Әти Лаеш ягыннан, ярты Лаеш – Мухиннар. Беркем үзгәртмәгән, шулай калдырган...
1 год назад
Ренат Галиәскәр өйләнәсе килүен Марат Мухинга әйткән
Композитор, популяр аранжировщик Марат Мухин социаль челтәрдәге сәхифәсенә хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән җитәкләшеп йөргән, бер-берсенә яңа гашыйк парлар сыман караган видео куйган. Әле, җитмәсә, «мин сине яратам һәм һәрвакыт янәшә булырмын» дип язып, парлы тормышның «бәхетле» итүенә буйдакларны һәм «әле үзем өчен яшим» дигән кызларны да ышандыра алган. «Өйләнәсе килеп китте», – дигән үткен шигырьләр язучы, тамада, алып баручы, 40 яшькә якынлашып килүче буйдак егет Ренат Галиәскәр...