Композитор и исполнитель Александр Мухин в «Музыка Кофе & Вина»
Композитор Марат Мухин хатыны Гөлия Вәлиәхмәтовага нишләп «яратам» дип әйтми?
Композитор Марат Мухин белән хатыны блогер Гөлия Вәлиәхмәтованың гаилә мөнәсәбәтләре башкаларныкыннан аерылып тора. Алар бер-берсенә «яратам» дип төчеләнми, бергә йокламыйлар һәм яңа төзелә торган йортларында аерым йокы бүлмәләре булдырырга җыеналар. «Ә нәрсәгә гел бергә йокларга? Минем фикеремчә, төн – ул тынычлап йоклар өчен», - дип социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән иде Гөлия. Хатынының бу идеясе белән Марат килешкән, дип аңларга кирәк. Гөлия Вәлиәхмәтовага язылучылары «Марат сезгә көнгә ничә тапкыр «яратам» дип әйтә» дип сорау биргән. «Нинди көнгә! Гаилә корганга 4 ел, 1 ай элек беренче тапкыр ишеттем...