Рафаэль Латыпов - Соям сине
Рафаэль Латыйпов, Рамилә – Рамил Хәйретдиновларга җырлар язучы җырчы 53 яшендә вафат
Буада яшәп иҗат итүче җырчы, композитор Сәйдәш Хәсәнҗанов вафат. Якыннары әйтүенчә, Сәйдәш Хәсәнҗановка инфаркт булган. Аңа нибары 53 яшь иде, дип хәбәр итә районның «Байрак» газетасы. Иҗатташ дустының вакытсыз үлеме турында мессенджерларда җырчы Динә Латыйпова да язды. «Сәйдәш Хәсәнҗанов… Юк, ышанмыйм. Дустым, иҗатташым! Эх, Сәйдәш, Сәйдәш! Гөрләп яшәр чорың иде бит. Син китмәдең. Син җырларыңда яшәрсең. «Миләштәге кошчык» – уртак иҗатыбыз. Син – көен, мин сүзләрен яздык. Рафаэль җырлады. Әле күпме язылмаган җырларың калды...