Esmira Memmedova - Xeyallarimin İnsani 2020 / Official Klip
Олуг остаз (тарих фәннәре докторы Равил Госман улы Әмирхановның тууына 80 ел тулу уңаеннан)
Күренекле татар галиме – тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фəн эшлеклесе Равил Госман улы Әмирхановка 2026 елнын 9 гыйнварында 80 яшь тулган булыр иде. Аның якты истәлегенә багышлап, биредә, Равил абыйның аспиранткасы буларак, кайбер хатирәләрем аша шәхси сыйфатларын күрсәтәсем килә. Күктәге болытлар агымы сыман ел артыннан ел уза. Шулай әкрен генә гомер йомгагы сүтелә, ә йөрәк түрендә сакланган хатирəлəр яңара бара. 2000 елның азагында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең...