7 лет назад
Хыялны чынбарлык итүчеләр яши Корычта
Бакалы районының Иске Корыч авылы матурлыгы, төзеклеге, уңган һәм тырыш кешеләре, “Кулибин”нары һәм “Бәхет чишмәсе” белән билгеле Узган ел гына төзекләндереп ачылган шушы чишмәнең татлы суын тәмләп карарга, мәктәбе белән танышып, биек тауга менеп, Иске Корыч авылының тоташ күренешенә тамаша кылырга өлгердек. Авыл хакимияте җитәкчесе Илфак Мәсәлим улы Маннаповка бу истәлекле сәфәр өчен рәхмәтле без. Машинадан төшү белән Илфак Мәсәлим улыннан иң мөһимен – авыл турында сөйләттек. Иске Корыч авыл хакимияте унбер авылны берләштерә...
3 года назад
Дала язмасы
Бар иде бит яшь чаклар, иксез-чиксез далаларда урак урып йөргән чаклар! Бу мәкаләмне язарга утырганда үткән гомер, күргән җирләр, бергә укыган, эшләгән иптәшләр күз алдымнан үтте. Үзебез йөргән җирләр дә, рәхәтләнеп су коенган елгалар, Сатыш авылындагы тегермән буасы суыннан башлап, Вятка, Кама, Идел, Урал, Сакмар, Ашказар, Казанкада коенырга насыйп булды. Елгадагы сулар кебек, кешегә бирелгән гомер дә кире кайтмаслык булып ага да ага... Адәм баласын ашаган ризыгы, язмышы йөртә. Аллаһы Тәгаләдән башка, тәкъдиргә язылганны беркем дә белә алмый...