7 лет назад
Хыялны чынбарлык итүчеләр яши Корычта
Бакалы районының Иске Корыч авылы матурлыгы, төзеклеге, уңган һәм тырыш кешеләре, “Кулибин”нары һәм “Бәхет чишмәсе” белән билгеле Узган ел гына төзекләндереп ачылган шушы чишмәнең татлы суын тәмләп карарга, мәктәбе белән танышып, биек тауга менеп, Иске Корыч авылының тоташ күренешенә тамаша кылырга өлгердек. Авыл хакимияте җитәкчесе Илфак Мәсәлим улы Маннаповка бу истәлекле сәфәр өчен рәхмәтле без. Машинадан төшү белән Илфак Мәсәлим улыннан иң мөһимен – авыл турында сөйләттек. Иске Корыч авыл хакимияте унбер авылны берләштерә...