240941 Ансамбли Хореографический ансамбль Счастливчики - Кыю кызлар
Чепья авылы мәдәният йортында Гөлшат Мөхәмәтшинаның «Миләш чыпчыклары» спектакле күрсәтелде
Балтач урта мәктәбенең 10 "В" сыйныфы кызлары сугыш чорындагы катлаулы һәм авыр мизгелләрне үз йөрәкләре аша уздырып, тамашачыга хатын-кызлардан гына торган батальондагы тормышны тасвирладылар. Афәрин, кызлар! Тамашачылар сәхнәдәге хәлләрне тын да алмый күзәтте. Кыю кызлар ролен илһамланып уйнаган яшь актрисалар аларның куркусызлыгын һәм каһарманлыгын гына түгел, ә кешелекнең тирән кичерешләрен, курку һәм өметләрен дә җиткерә алдылар...