Композитор чыпчыклар
Фәннур Галимов белән Сания Әхмәтҗанова «Балачак җыры» бәйгесенең җиңүчеләре
«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә куелган «Балачак җыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Бәйге икенче тапкыр үткәрелә, быел йөздән артык җыр килгән, шуларның бишесе җиңгән. Җырлар аноним рәвештә бәяләнгән. Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баету. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт...