3 года назад
Әтнә театрыннан лайфхак: спектакльне яңартасың килсә, Гөлүсә Батталовадан шигырь яздыр!
Спектакльдән соң сәхнәгә Нәкыя Гыйләҗева күтәрелде: «Мин Аяз Гыйләҗевның хатыны булам. Әйтер сүзем шул – агачның тамыры нык булса, кәүсәсе горурланып үсә. Бу театр җитәкчеләре – талант ияләре – Ленур Зәйнуллин белән Рамил Фазлыев кулга-кул тотышып эшли. Театр җитәкчеләре шулай эшләгәндә, эшләр уңышлы бара. Рамил Фазлыевның беренче эше – Аяз Гыйләҗевның «Яра» әсәре иде. Ул аның диплом эше иде. Шәп куелган иде. Әмма спектакль Камал театрында озак бара алмады. Төп рольдә уйнаган Наил Әюпов вафат булды. 18 мәртәбә генә күрсәтелде. 18 мәртәбәсен дә карарга бардым. Рамил Аяз Гыйләҗевның тирән фикерле әсәрләренә алына...