Love
Насыйп яр
Шәҗәрә Нургатина Акбүре авылында туган, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яши. “Ләйсән” әдәби берләшмәсенә йөри, хикәяләр, эсселар яза. (хикәя) Тракторчы Хәйдәрҗанны да сугышка алдылар. Ул, авылда бердәнбер тракторчы булса да, Чирмешән военкоматына барып сугышка алуларын сорады. Алдылар, әлбәттә, танкист булып китте ул сугышка. Тракторчының сугышка алынуы турындагы хәбәр бик тиз бөтен авылга таралды. Колхоз рәисе Гыйният, Хәйдәрҗанның сугышка китүе турында ишеткәч, пошаманга калды. Аксаклый-туксаклый Миңниса апаларга таба юнәлде...