Комеш тарак / Спектакль / Сказка
Яшәгән, ди, бер кызу канлы егет...
Әти кеше улына бер капчык кадаклар биргән һәм ачуын тыя алмыйча кемгә дә булса кычкырган саен, капка баганасына бер кадак кагарга кушкан. Беренче көнне үк баганага уннан артык кадак кагылган. Икенче атнада кадаклар саны бераз кимегән. Кадак кагуга караганда, ачуны тыю яхшырак, дигән фикергә килә башлаган егет. Ниһаять, егетнең бер тапкыр да кызып китмәгән көне җиткән. Ул бу хакта әтисенә әйткән. Әтисе аңа болай дигән:— Инде күңелеңдә ачу кабарганын тоя башлау белән син бу баганадан берәр кадакны суырып чыгар...