1 день назад
Яугирләр турында сүз
Сәхнә бизәлешендә чагу төсләр юк. Чагу төсләрсез сәхнә бизәлеше, декорация үзе дә күп нәрсә сөйли. Маскировка челтәре тартып куелган, монысы да таныш, үзәгеңә үтеп таныш. Гармун, гитараның да урыны әлегә снаряд тартмалары өстендә. Гармуннарның гына түгел, яугирләрнең гомере шул снаряд тартмалары өстендә. Бу безнең бүгенге тормыш. Аерылулар, сагынулар, югалтулар, кайгы-хәсрәтләр белән тулы дүрт ел дәвам иткән көндәлек тормыш. Өстә аерым кече сәхнә, ул җирдән өстәрәк, җир белән күк арасында. Ул аралар ераклыгын да искәртәдер...