2 года назад
Нурбәк Батулла: «Әти йогынтысыннан арынсам, миннән нәрсә калыр иде икән?»
Пафослы итеп әйтсәк, әлеге спектакль – улыннан әтисенә генә түгел, Нурбәктән һәм театрдан татарга бүләктер. Спектакльгә анонс буларак башланган сөйләшүебез кызыклы темаларын үз эченә алган тулы бер интервьюга әйләнде. Бу спектакльнең мәгънәсе – минем белән әти арасындагы мөнәсәбәтләр турындадыр, әтине яңа яктан ачу максаты куелмады, – дип сүз башлады Нурбәк. Димәк, төп герой – син үзең – Рабит аганың улы. Шулай булып чыга. Ихлас иҗат белән шөгыльләнсәң, үзеңнән ерак китеп булмыйдыр. Шәхеснең үсеше...
1 год назад
Җырчылар артист кадере турында: «Эльмирага матур сүзләр, хөрмәт исән чагында кирәк иде»
«Кеше исән чагында кадерен белергә кирәк» Илназ Баһ, җырчы, Татарстанның атказанган артисты: Эльмира белән «Барс Медиа» компаниясендә таныштык. Мин алданрак килгән идем, Эльмира соңрак килде. Дуэтлар солянкасы башланды, без шунда мин иҗат иткән җырны башкардык, ул бик уңышлы гына килеп чыкты. Ул җырны бик күп концертларда җырларга насыйп булды. Аннан икенче җырны – Мурат Гайсин дигән автор-башкаручы җырын җырладык. «Барс Медиа»га килгәч, мин аңа «Ялгыз ана» дигән җыр биргән идем. Ул аны бик матур итеп җырлады...