1 месяц назад
“ Тавышым, көчем барда җырлыйм әле” дигән Татар Борнаенда туып үскән Мирсәет Сөнгатуллин “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Энҗе
Шәйхетдиновага биргән әңгәмәсендә. Республика газетасының бер битен тутырып бастырылган мәкалә (“Ватаным Татарстан”, 10 июль, 75 нче сан) түбәндәге кереш сүз белән башлана; “Ул бу дөньяга халык җырларын башкару өчен тугандыр. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин күңеленә милли моңнарыбыз сабый чактан ук сеңгән. Сәхнә юлы урау була аның. Ләкин язмыштан узмыш юк, диюләре хак...