«Яра» («Рана»). Спектакль-драма на татарском языке.
Олег Кинҗәгулов: «Милли театр – классик әсәрнең гыйффәтле чишелеше...»
Чаллы дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Чаллы театрында 2020 елның башында килде. Элекке җитәкчелек вакытында башланган төзелешне дәвам итеп, яңа бинаны кабул итеп алды. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдиме белән театрга исем бирелү дә аның чорына туры килде. Олег белән без ул театрда эшли башлагач сөйләшкән идек. Бу – икенче интервью. Олег, «Чаллыга ник килдем» дип үкенеп кайтып китәсе килгән мизгелләрең еш буламы? Бер дә булмады. Киресенчә, эшемне җиренә җиткереп, «барыбер эшлим» дип эшлим. Беләсезме, быел мин – «Идел-Йорт» халык театрлары фестиваленең жюри рәисе...