Габдулла Тукай "Бэйрэм буген"
Балалар Габдулла Тукай иҗатының матурлыгын ачтылар
Яшь катнашучылар шигърият һәм әкият дөньясына чумдылар: Тукай биографиясенең төп этаплары белән таныштылар һәм аның иҗат юлы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Викторина форматында балалар шагыйрьнең тормышы һәм әсәрләре турындагы сорауларга бик теләп җавап бирделәр - бу аларга фактларны яхшырак истә калдырырга һәм таныш юлларга яңача карарга ярдәм итте. Программада нәфис уку аерым урын алды: балалар Тукайның мәшһүр шигырьләрен кычкырып укыдылар. Кычкырып уку балаларга Тукай шигъриятенең моңын, аһәнен һәм образлылыгын тоярга, шулай ук аның күңеленә үтеп керергә мөмкинлек бирде...
Тузга язмаганны сөйләмә
Әйе, халкыбызда гыйбрәтле шундый бер әйтем бар. Ул канун-кагыйдәгә сыймаган, дөреслеге расланмаганны, имеш-мимешне сөйләмә дигәнне аңлата. Ләкин сүзебез аның ерак тарих төпкелләренә барып тоташа торган этимологиясе хакында түгел, ә шагыйребез Габдулла Тукай (1886-1913) белән бәйле кайбер мәсьәләләр турында.
Шагыйрьне өйрәнүдә бер мөһим моментка игътибар итәргә кирәк: “Революциягә кадәрге истәлекләр шагыйрьгә кагылышлы факт, вакыйга һәм мәгълүматларның нигезле һәм ышанычлы булулары белән аерылып торалар…...