«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» – Мәхмүт Галәүнең дилогиясе буенча куелган, ике антракт белән 3 сәгать 40 минут барган спектакль. «Мин бу эшемә 20 ел килдем – 20 ел әзерләндем. 20 ел элек бу әсәрне миңа Марсель Сәлимҗанов күрсәткән иде. Мин аны татар әдәбиятындагы иң бөек әсәрләрнең берсе дип саныйм. Анда тарихи контексттан тыш бик күп табышмаклар бар. Чынлыкта ул – бик заманча. Без үзебезне бүген борчыган нәрсәләр турында сөйләшәбез. Ике-өч гасыр элек булган хәлләр безне бүген дә борчый икән, ул...