1 неделю назад
🎭 «Театр – яктылык һәм нур ул!» театраль фестивале кысаларында Ике Басу Арташ мәдәният йорты сәхнәсендә Сабабаш авылының һәвәскәр
артистлары чыгыш ясады. Алар тамашачыларга танылган драматург Әмир Камалиевның (Аманулла) «Итәкле кияү» әсәре буенча куелган ике пәрдәле комедиясен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры, Сабабаш клубы мөдире Айгөл Нургалиева өчен бу иҗади эш аеруча кадерле. «Әлеге әсәрнең авторы – Әмир абый Камалиев. Халыкка ул Аманулла тәхәллүсе белән дә таныш. Мин Казан театр училищесында укыганда, ул безнең остазыбыз булды...