1 день назад
«Без сезгә күрсәтергә телибез»
Республикада «Бөтен дөнья – театр, ә без анда – төп геройлар» дигән төбәк проекты старт алды, ул социаль театрны үстерү белән кызыксынучы үсмерләрне һәм өлкән остазларны берләштерәчәк.Катнашуга 12-18 яшьлек үсмерләр командалары чакырыла. Өстәвенә, гамәлдәге театр коллективлары гына түгел, ә үзләрен беренче тапкыр социаль театрда сынап карарга теләгән командалар да кушылырга мөмкин.Проект барышында үсмерләр һәм остазлар укулар узачак, социаль театр инструментлары белән танышачак, актуаль социаль теманы сайлаячак һәм үз постановкаларын булдырачак...