2 месяца назад
Тузга язмаганны сөйләмә
Әйе, халкыбызда гыйбрәтле шундый бер әйтем бар. Ул канун-кагыйдәгә сыймаган, дөреслеге расланмаганны, имеш-мимешне сөйләмә дигәнне аңлата. Ләкин сүзебез аның ерак тарих төпкелләренә барып тоташа торган этимологиясе хакында түгел, ә шагыйребез Габдулла Тукай (1886-1913) белән бәйле кайбер мәсьәләләр турында. Шагыйрьне өйрәнүдә бер мөһим моментка игътибар итәргә кирәк: “Революциягә кадәрге истәлекләр шагыйрьгә кагылышлы факт, вакыйга һәм мәгълүматларның нигезле һәм ышанычлы булулары белән аерылып торалар…...