5 дней назад
“Ул чын татар зыялысы”
Моңа кадәр әле мондый кызыклы заман булмагандыр. Менә әйтик, Татарстан радиосы дикторы Тәлгать Хаматшин көн саен эфирда тапшырулар алып бара. Тыңлап торган кеше, шушы җәйге челләдә көннәр буе студиядә ничек утырмак кирәк, мескенкәем, дип, кызгана торгандыр инде. Юк, дуслар, тапшыру барган вакытта Тәлгать бакчасында кыярларга су сибеп йөри, үтеп барышлый түтәлдән җиләк өзеп каба. Аннары өенә керә дә Интернетны ялгый. Әһә, почтасына хат килгән! Яңа тапшыруның тексты. Тәлгать аны укып яздыра да, Татарстан радиосына җибәрә...