Алтай
Көшкәтбашлылар шушы көннәрдә Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеенда кунакта булды. – Бик матур, эчтәлекле очрашу оештырган өчен музей җитәкчесе Сәйдәш Тәлгать улына, музей хезмәткәрләренә олы рәхмәт җиткерәбез. Сәләмәтлек, эшләрендә уңышлар, музейга килүчеләр күп булсын, – дип хәбәр итә Сүрия Һадиева.