sfd
Чаллы театрында низаг дәвам итә: актриса журналистка тәнкыйть белдерде
Бүген редакция белән Чаллы театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Нурия Сәлахова элемтәгә керде. Ул «Олег Кинҗәгулов җөрьәт итте: Чаллы театры пенсиядәге артистлар урынын яшьләргә бүлеп бирә» дип аталган язмага кайбер төгәлләштерүләр кертүне сорый. «Чаллы театрының нигезендә торган, аның үсешендә ачысын да, төчесен дә татыган артистлар алар. Театрга нигез салган, аның баш режиссеры булган Фаил Ибраһимов белән кулга-кул тотынышып, җилкәгә-җилкә терәп эшләгәннәр. Хәзер дә аларны театрдан куу турында сүз бармый», – дип язган идек...
Чаллы театрында чыккан низагтан соң эштән киткән Булат Сәлахов: «Үкенмим»
Руслан Кираметдиновның Чаллыда узган туган көн концертына килгәч, Татарстанның халык артисты Булат Сәлаховны очраттым. Ул, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Инсаф Фәрхетдинов белән бергә, Русланның иң беренче концертларын алып барган икән. Булат абый Руслан Кираметдинов турындагы фикерләрен «Интертат»ка да җиткерде. Русланны аякка бастырып җибәрү бик җиңел булды. Аны һәрвакыт бөтен кеше дә яратты. Чөнки ул олыны – олы, кечене кече итә белә. Үзенең җырларын халык күңеленә җиткереп башкара белә...