294 подписчика
139 подписчиков
«Бер куелган планкаңнан төшәргә синең хакың юк» 50 яшькә нинди багаж белән кереп барасыз, Миләүшә апа? Булган багаж инде, Гөлназ (көлә). Артка борылып, уйналган рольләрне барлап, иҗатыма азмы-күпме нәтиҗәләр ясалса да, 50 яшьне әле «тукталу ноктасы» дип әйтәсе килми. Ниндидер бер люфт-пауза алып, нәтиҗәләрне барлау чорыдыр ул, мөгаен. Күңел һаман 25 белән 30 яшь арасында тора. Яшьләр белән аралашырга, заман белән бергә атларга яратам. Шулай булса да, яши-яши, хатын-кызга әбиләрчә тирән фикер йөртү, зирәклек өстәлә икән...