Великие вальсы классической музыки
Кызыл Байракта Самара туристлары булып китте
Биредә алар үткән гасырда бинаны ягу өчен сакланган мичләрне, мәктәп парталарын һәм элек шушы бинада урнашкан Совет мәктәбе атрибутларын күрделәр. Кунакларның игътибарын бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә дә җәлеп итте. Алар «Тукайны бергәләп укыйбыз» Республика проекты кысаларында шагыйрҗнең «Иртә» шигырен рәхәтләнеп тыңладылар. Бу якты, тормышны раслаучы әсәр, анда шагыйрь дөньяның: табигатьнең дә, шәһәр тормышының да уянуын күрсәтә. Тукайның иртәсе пейзаж гына түгел, ә алга бару, белем кыйммәтләре һәм гадәти көннән шатлык символына әверелә...