Деж я була, їхала... | Анастасия Заволокина | Ансамбль «Частушка» | Кубанский казачий хор | Играй, гармонь! | 2018 | в Кремле
Музыка калеб сагында тора!
Композитор Роза Мөхетдинованың иҗат портретына берничә штрих Сәнгатькә, иҗатка юл яру һәр кешенеке үзгә. Кемнекедер алдан планлаштырганча бара, ә кайберәүләрнең бормалы һәм җитди сынаулар аша үтә. Танылган композитор, музыкант-педагог Роза Мөхетдинованыкы исә газаплы да, сынаулы да була. Хәер, бүгенге көндә дә, инде республикада танылу алган композитор яшәү өчен көрәшә-көрәшә иҗат итә. Музыка җанлы педагоглар гаиләсе Роза Шамил кызы Арчада 1957 елның 5 нче февралендә күренекле мөгаллимнәр гаиләсендә дөньяга аваз сала...