1 месяц назад
Театр иҗади үсеш юлыннан атлый
Автор фотосы.Театр биләмәләренә кергәч тә уңайлы микроклиматка чумасың. Спектакль башланыр алдыннан тамаша залында татар классик музыкасы җанны иркәли. “Нәзер-2” махсус хәрби операция яугирләренә багышланган, ул — данлыклы спектакльнең яңа версиясе. Дүртөйле талантлары Рәсим Ямалетдинов — Хисмәтулла, Алексей Бичурин – Хикмәтулла, Альбина Маннанова – Маһира, Миләүшә Ямалетдинова Заһира рольләрен башкара. Вакыйгалар безнең көннәрдә бара, төп геройлар – балачак дуслары, Әфган сугышын бергә узган ир-егетләр, авылдашлар, күршеләр...