Спектакль «Старик из Альдермеш» на татарском языке. 1976г. «Әлдермештән Әлмәндәр» (Элдермештэн Элмэндэр)
Биш сәгать вакыт кайда булганмын?
Эх, яшьлек елларын кем генә сагынмый икән?! Безнең яшьлек тә ямьле булды. Юк, без әлеге яшьләр кебек тәүлек әйләнәсенә телефонга текәлеп утырмадык. Кичләрен авыл урамнары безнең тавыштан яңгырап тора иде. Әле күрше авылларга да барырга өлгерә идек. Кемнең мотоциклы бар – шул утырта. Техника таба алмасак – җәяү атларга да авырсынып тормыйбыз. Төннәрен ике авыл арасыннан атлаганда сыннар катканчы көлеп, шаярып кайтканнар искә төшсә – әле дә йөзгә елмаю йөгерә. Инде кызлар белән сөйләшергә сүз калмаса – төрле җен-пәриләр турында сөйләп, бер-беребезне куркытабыз...