4 года назад
“Гран-при” иясе – Арбор мәдәният йорты драма коллективы (+фоторепортаж)
20 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә “Хикмәтле дә, серле дә театр” дип исемләнгән район бәйгесенә йомгак ясалды. Мөкатдәс, гали зат ул-театр! Театр-кеше куңеленә иң якын сәнгать төредер, мөгаен. Ул кешене, бар гамен оныттырып, сәхнә дөньясына тартып кертә, уйландыра да, моңландыра да, көлдерә дә, елата да, җырлата да, юата да. Ә иң мөһиме, театр игелеклерәк булырга өнди. 2019 ел Театр елы уңаеннан «Хикмәтле дә, серле дә театр” дип исемләнгән район бәйгесе булып узды. Бәйгедә ел дәвамында балалар һәм зурлар өчен спектакльләр куелды һәм барлыгы 34 мәдәният учагыннан 380 кеше катнашты...
“Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль туры узды
Сәнгать белән кызыксынучы балаларга сәләтләрен үстерү өчен дә, үзләрен сынап карау, күрсәтү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Нинди генә бәйгеләр юк?! Узган атнада шундый конкурсларның берсе – “Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль туры үтте. Конкурсның максаты балаларның иҗади сәләтләрен үстерү генә түгел, ә халык авыз иҗатына, тарихи-мәдәни мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү, балаларның бу өлкәдә белемнәрен арттыру иде. Фестивальнең номинацияләре дә күптөрле: вокал...