7 месяцев назад
Ат урлау – җинаятьме, әллә азартмы?
Берничә ел элек Әлмәт театры Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә «Ат карагы» дип аталган спектакль чыгарды. Талантлы режиссер Айдар Җаббаров куюында бу катлаулы һәм дә каршылыклы тема бик оста итеп сәхнәгә менде. Тамашачылар бу спектакльне бик яратып кабул иттеләр, әмма ул Казан тамашачысына Әлмәт театрының гастрольләре кысасында гына күрсәтелде. Кызганыч, күп кеше моны күрми калды. Туфан Миңнуллинның туган төбәге – Тау ягында Шәкүр карак дигән кешене бабайлар сөйләменнән күп кеше белә, ул да аны ишеткән һәм язучы буларак бу тема белән, әлбәттә кызыксынган...