4 месяца назад
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга
💐 Кырыс ятимлектә үссәң дә син Һич сыгылып, сынып төшмәгәнсең, Яктылыкка, нурга, мәгърифәткә, Бары югарыга үрләгәнсең. Бөек Тукай, дөнья халыклары Тәрҗемәдә укый шигырең, Шаулы апрель җыя һәр барчасын, Гөлләргә күмелә каберең. Шигырьләрең бар да тәрбияви, Дога булып яңгырый сүзләре, "Кадер киче"н зурлап язылганы Бу сүрәнең кыска мизгеле. "Су анасы","Туган авыл" ыңны Ятлый идек бергә узыштан, "Шүрәле"нең кайда яшәгәнен Күрергә теләдек тумыштан. "Баскыч" шигырен укып күпме кеше Гыйбрәт ала ошбу тормышта, Дөнья әйләнештә икәнлеген Аңлату бит гадел булмышта. "Арба, чана һәм ат" шигырең дә Безгә бирә һәрчак сабакны, Эшләгән аткамы, арбагамы, Чанагамы бирә савапны?...