“Гран-при” иясе – Арбор мәдәният йорты драма коллективы (+фоторепортаж)
20 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә “Хикмәтле дә, серле дә театр” дип исемләнгән район бәйгесенә йомгак ясалды. Мөкатдәс, гали зат ул-театр! Театр-кеше куңеленә иң якын сәнгать төредер, мөгаен. Ул кешене, бар гамен оныттырып, сәхнә дөньясына тартып кертә, уйландыра да, моңландыра да, көлдерә дә, елата да, җырлата да, юата да. Ә иң мөһиме, театр игелеклерәк булырга өнди. 2019 ел Театр елы уңаеннан «Хикмәтле дә, серле дә театр” дип исемләнгән район бәйгесе булып узды. Бәйгедә ел дәвамында балалар һәм зурлар өчен спектакльләр куелды һәм барлыгы 34 мәдәният учагыннан 380 кеше катнашты...