2 года назад
Рухларны мескен иткән коллык
Әтнә татар дәүләт драма театрында да ул көн килеп җитте. 100гә якын театр сәхнәсендә уйналган, балет һәм опера куелган, фильм төшерелгән Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе Әтнә сәхнәсендә дә куелды. Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе 1963 елда язылган. Беренче тапкыр пьеса Уфада, Башкорт академия драма театры сәхнәсендә 1964 елда куелган. Соңгы елларда коллективның төрле режиссерлар белән эшләвен, төрле жанрдагы спектакльләр чыгаруын кызыксынып күзәтәбез. Яңалыкларга ияләшеп киләбез...