⛪️8 март Җыен Изге Матрона Московскаяны искә ала
Ул 1881 елда Тула өлкәсендә туа. 1952 елда үлә. Матрона тумыштан ук сукыр була. Бала вакыттан аяклары да йөрми башлый. Аның каравы, Матронада кешеләрне чирдән терелтү сәләте ачыла. Ул бик күпләргә ярдәм итә. Үзе үлгәч, Ходай арадашчысы булачагын әйтә. "Инде исән булмасам да, минем яныма килегез, үзегезнең хәсрәтләрегезне сөйләгез. Мин ишетеп торырмын да ярдәм итәрмен," - ди ул. Киләчәктә аның кабере янына йөрүчеләрнең бик азга гына калачагын, туганнары үлеп беткәч, каберенә килүче бөтенләй бетәчәген әйтә...