95 подписчиков
Халыклар бердәмлеге көне белән! 🇷🇺
Бу бәйрәм — безнең күпмилләтле Ватаныбызның тарихына, мәдәниятенә һәм бер-беребезгә карата тирән хөрмәт билгесе. Һәр халык үзенең телен, гореф-гадәтләрен, үз тамырларын горурланып искә ала.
Мәскәү татарлары Штабы мәйданчыгында без төрле милләт вәкилләре белән дуслыкта, татулыкта яшибез. Безнең көчебез — бердәмлектә, бер-беребезне аңлауда һәм уртак киләчәккә омтылышта.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез. Илебез тыныч, күк йөзебез аяз булсын!
💚 Бергә булыйк — бердәм булыйк!
Около минуты
4 ноября