92 подписчика
Мәскәү татарлары Екатеринбургта кунакта! 💚
7 август көнне безнең SMM-белгечебез Әхмәдиева Рәзилә Екатеринбург шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә булып кайтты.
⚡️Үзәктә инде 19 ел дәвамында «ЯШЕН» дип исемләнгән татар яшьләр оешмасы эшләп килә. Оешма вәкилләре «ЯШЕН»нең Председателе Ринат Каштанов канаты астында мәдәни, белем бирү, күңел ачу чараларын һәм бәйрәмнәрне еш уздыралар, бергәләп шәһәр читенә чыгалар, спорт белән шөгыльләнәләр.
Җомга саен «ЯШЕН»леләр татар телендә сөйләшу клубын яратып алып баралар. Бу атнада да чара бик матур узды. Мәскәү кунакларын мул өстәлләр һәм кичә генә Урал елгаларының берсендә тотылган балыктан пешерелгән уха белән каршы алдылар 🤗
Рәзилә Екатеринбургта яшәүче милләттәшләребезгә Мәскәү татарлары Штабы турында сөйләде. Яшьләр фикер алыштылар, ике оешманың тәҗрибәләрен барладылар, алга таба да элемтәне югалтмаска сөйләштеләр.
Екатеринбургның татар яшьләренә зур рәхмәт! Сезне дә Мәскәүдә кунакта көтеп калабыз! 🥰
Около минуты
2 дня назад