91 подписчик
Бүген Актанышта якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган киң колачлы әдәби чаралар уза. Шулар арасында иң әһәмиятлесе һәм әдәбият дөньясында зур игътибарга лаек вакыйга — юмор-сатира өлкәсендә иң уңышлы иҗат итүче язучыга бирелә торган Гамил Афзал исемендәге премияне тапшыру тантанасы булды.
Әлеге дәрәҗәле бүләк Актаныш районы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган. Быел ул инде унбишенче тапкыр тапшырылды. Гамил Афзал премиясенә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Роберт Батулла лаек булды. Бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
Около минуты
22 мая