1569 подписчиков
"Ярдәм" мәчете. Ак чатыр. Ифтар.
Аллаһ кабул итсен.
Бүгенге ифтардан капма-каршы хис-тойгы белән кайттым. Берсе, билгеле инде, хөрмәт итеп ифтарга чакырган оештыручыларга чиксез рәхмәт хисе булса, икенчесе исә килгән кунакларның үз-үзләрен сабырсыз тотулары, тырнак астыннан кер эзләүләре, чыгыш ясаучыларның чыгышларына игътибарсызлыкларыннан уянган күңелдәге сафура бураны. Микрофон тавышын уздырып залның гөҗләп торуын әйткән дә юк. Бер якта күзләре күрмәүчеләр, физик мөмкинлекләре чикле тагын әллә ничә төрле диагнозы булган кунаклар тыйнак кына утырса, икенче якта исә сәламәт, типсәң тимер өзәрлек ир-атларыбыз, күркәм ханымнарыбыз. Җәмәгать, әйдәгез инде бераз тәрбиялерәк булыйк диясе килә. "Ифтарда үзеңне ничек тотарга?" дигән вәгазьнең кирәклеге дә ачык. Аны Рамазан башланганчы сөйләргә кирәк.
Яхшылыкны, изгелекне күрә алсак, рәхмәтле була белсәк иде. Ифтар бит ул тамак туйдырып кайту гына түгел.
Около минуты
13 марта