83 подписчика
15 февраль көнне Муса Җәлил һәйкәле янында татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы шигьри митинг булып узды.
Мондый тантана Түбән Кама шәһәрендә ел саен үткәрелә торган чарага әверелде. Шигъри митингта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәребез җитәкчесе Беляев Радмир Дамир улы, урынбасары Камелина Марина Валерьевна, социаль сораулар буенча урынбасар Рамазанов Илдар Илһам улы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ханов Фирдәвис Гайнетҗан улы, Татар һәм төрки халыкларының Милли конгрессы Президенты Рөстәм Ямалеев, мәдәният идәрәсе җитәкчесе Эльвира Каримуллина, Габдулла Тукай исемендәге китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова, Халыклар дуслыгы йорты, «Ак калфак», сәнәгать, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Аксакаллар, мәдәният hәм сәнгать әһелләре, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары, укытучылар, укучылар, әдәбият сөючеләр катнашты.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе Беляев Радмир Дамир улы ачты. Ул Муса Җәлил батырлыгының әһәмиятен, яшь буында патриотик ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү мөһим бурыч икәнен ассызлыклады. Герой- шагыйрьнең батырлык үрнәген саклау һәм мәңгеләштерү — безнең һәм киләчәк буынның төп бурычы , — диде шәһәр җитәкчесе. Муса Җәлилнең шигъри мирасы һәм аның Ватанга фидакарь мәхәббәте үрнәге безгә яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләргә ярдәм итә. Татарның батыр уллары, кызлары бик күп. Тукай, Сәйдәш, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова — барысы да бөек шәхесләр. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк, — диде Тукай бүләге иясе Фирдәвис Ханов. Тантанада яңгыраган «Җәлил укулары» бәйгесе җинүчеләренең чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.
Шигъри митинг герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
1 минута
16 февраля