2 подписчика
Ямле җәйләр килде безгә тагын,
Табигать тә шуңа моңлана.
Ул да кай вакыт аңламыйча,
Туктап торып бераз уйлана.
Үзе матур үзе бик тә кырыс,
Бу табигать шундый нигәдер.
Бу тормышта яшәгәннәр генә,
Анын матурлыгын күрә беләдер.
Аяз күкләр, матур иртәләр гә,
Сокланырга кирәк диямен.
Менә бүген сезгә шушы шигырь,
Юлларымны бүләк итәмен.
Автор: Гомәров Азат
Около минуты
19 сентября 2025