Найти в Дзене

Җәйнең исе килә, якын үзе,

Яшел төсләр керә күңелгә.
Шул яшеллек яшәү көче бирә,
Өмет өсти безгә бүгенгә.

Җәйләр белән килгән матурлыкка,
Мин сокланып туя алмадым.
Алманы да кулларыма алдым,
Читтән генә карап калмадым.

Яшик әле алда гөмер барда,
Җәен кышын бергә яратып.
Бергә булу үзе бер рәхәт,
Моң зарларны бергә таратып.

Автор: Азат Гомәров
Җәйнең исе килә, якын үзе,  Яшел төсләр керә күңелгә.  Шул яшеллек яшәү көче бирә,  Өмет өсти безгә бүгенгә.   Җәйләр белән килгән матурлыкка,  Мин сокланып туя алмадым.
Около минуты