2 подписчика
Сихри аваз, әкрен ашыкмыйча,
Тормыш җилләренә ияреп.
Атлап килә шулай матур гына,
Салмак кына итеп сөйрәлеп.
Тукта дустым бераз ашыкма син,
Алдың артын димен караштыр.
Бу тормышта купне кургәннәрдән,
Кай чагында юлын сораштыр.
Ашыкма да кабаланма яме,
Алга карап атла тормышта.
Хәр кешенең уз борылышы була,
Һәм үз юлы да була язмышта.
Автор : Азат Гомәров
Около минуты
19 сентября 2025