261 подписчик
Тормышлары тулып торган чакта
Сугышларда каны түгелеп
Кайта солдат туган якларына
Гомерләре кинәт өзелеп
Авыр кайгы килде гаиләсенә
Япь - яшь малай бит гүр иясе
Кем юатыр соң бер көн эчендә
Кайнар утлар йоткан әңкәсен
Табут кайта - авыр бер таш булып
Герой ята аның эчендә
Кирәкме соң бөек бу исемнәр
Газиз гомерләрең өзелсә
Тыныч йокла, герой, җиңел булсын
Бер үк синең авыр туфрагың
Батырлыгың мәңге онытылмас
Җәннәтләрдә булсын урының
Около минуты
6 сентября