Найти в Дзене
11 подписчиков

<<КЫЮ ЙӨРӘК>>

Джек Лондон. Белый клык. Искиткеч әсәр. Йөрәккә үтеп керә торган, күңелне тетрәндерә торган ...
Төньяк аулаклык. Салкын. Җил һәм буран. Ачлык вакытлары. Әнә нәрсәдер сак кына, сабыр гына тиеннең агачтан төшкәнен көтеп тора...
Сүз бүре турында бара. Әйе, әнкәсе эт булса да, <<бүре>>леге күбрәк анда, атасына охшаган. Тик холкы - коеп куйган анасы. Шундый ук усал, җитез, чая, үз эшенең остасы, акыллы һәм дә инде хуҗасына тугъры булган хайван. Әмма усал дип әйтәсем килми. Ул аның кадәр дәрәҗәдә усал булмас иде, әгәр дә...
Әгәр дә кечкенәдән үк үз-үзен җелегенә үткәнче якларга туры килмәсә. Әгәр дә кешеләр аңа игелеклерәк булган булса. Әгәр дә соңгы сулышына кадәр кыйнамасалар, рәнҗетмәсәләр! Аны шулкадәр рәнҗеттеләр ки, хәтта ул кешеләрнең һәрбер адымын күзәтеп, эченнән куркып, ләкин тыштан тешләрен кысып, гырылдап торды. Красавчик Смит дигән кәбәхатнең аны айлар буе читлектә, тимер богау астында яшәтмәгән булса, ул кешеләргә, яхшы кешеләргә үзенә орындырмаслык булмас иде.
Тормышта кара паласаны ак паласа алыштыра диләр.  Ниһаять, Белый Клыкның да төннәре көн белән алышынды. Скотт исемле зур йөрәкле кеше шушы усал, менә менә акылдан язучы бүренең күңелен, бар булган эчке дөньясын йомшартты, аның тәненә, күзләренә, колакларына мәхәббәт эрде. Белый Клыкта аны яратты. Үлеп яратты. Бигрәк тә хуҗасының сыйпап утырулары бик ошый иде.
Ә беркөнне хуҗасы чемоданын җыеп китеп баргач, ул аны озак көтте. Көне буе ишек төбендә торды. Кич белән буран күтәрелә башлагач та оясына барып утырмады. Сабыр итте. Көтте. Тик хуҗасы кайтмады. Иртәгәсе көнне дә... Бүре эченнән үксеп-үксеп елады, ашамый башлады, көче китте, башка этләр дә яхшылап таладылар үзен, тәмам ябыгып бетте. Скотт әфәнденең хезмәтчесе үзен өйгә үк алып керде. Белый Клык пич янына килеп, җәелеп ятты да тормады. Шуннан таныш аяк тавышлары ишетте. Әйе, бу аның көтеп алынган хуҗасы иде. Скотт ишектән керүгә, теге урыныннан да кузгалмады, аның этләргә хас булган андый гадәте юк иде. Ул үзенең бүре йөзен саклады. "Кил монда" дигән боерык булгач кына хуҗасы янына килеп, башын аның култык астына тыкты. Бу аның беренче тапкыр Скотт әфәндегә карата саф хисләрен шулай белдерүе иде.
Бүребез башка җәнлекләрдән күпкә акыллырак. Бервакыт күрше тавыкларын ашап чыгып киткән. Билгеле, ул белмәде. Чөнки үзләрендә, төньякта тотып ашап буларлык җәнлекләрне ашаганнар. Ә монда, Көньякта алай ярамый шул. Моны хуҗасы аңа ипләп аңлатты һәм ул аңлады. Аны хәтта бер көнгә тавык кетәгенә дә ябып куйдылар(сынар өчен), аларга игътибар да бирмәде.
Ә актыкта ул чүт үлем торнагыннан исән калды. Аңа 3 тапкыр револьвер белән аттылар. Ул хуҗасын яклады. Актыкка кадәр аңа тугъры калды...
<<КЫЮ ЙӨРӘК>> Джек Лондон. Белый клык. Искиткеч әсәр. Йөрәккә үтеп керә торган, күңелне тетрәндерә торган ... Төньяк аулаклык. Салкын. Җил һәм буран. Ачлык вакытлары.
2 минуты