Найти в Дзене

Яшь барабанчылар Балтачка җыелды

Балтач район мәдәният сараенда республиканың төньяк өлешендә беренче тапкыр яшь барабанчылар катнашлыгында “Строй һәм җыр” мәктәп фестивале үтте.
Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
Менә “Служить России” җыры астында Аскын, Балтач, Борай, Тәтешле районнарының яшь барабанчылары сәхнәгә чыкты.
—Барабан маршлары һәрвакыт кешеләрне берләштерү һәм билгеле бер көйгә төгәл көйләү өчен хезмәт иткән. Ә яшь барабанчы кызларның чыгышы, аларның елмаюлары, төгәл ритмга саф адымнары, чагу костюмнары – чын матурлык, соклану һәм илһам бәйрәме! — дигән сүзләр белән рухландырды тамашачы һәм көярмәннәрне алып баручы Альбина Гыйльметдинова.
Быелгы “Строй һәм җыр смотры” мәктәп фестивале, алып баручы Айдар Сираев билгеләгәнчә, Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә “Иске Балтач авылының 1нче мәктәбе базасында “Яшь барабанчылар” мәктәп отрядын төзү” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Дәвамы:
Около минуты