106 подписчиков
Зинира һәм Ризат Рамазановларга- мактаулы исем
Караидел кызы Зинира һәм Ризат Рамазановларга "Башкортстанның атказанган артисты" исеме бирелде.Аларны республика Башлыгы Радий Хәбиров мактаулы исем алулары уңаеннан тәбрикләде. Иҗатны үз иткәннәрнең икесенә дә "Башкортстанның атказанган артисты" исеме бирелүе матур бер тарих.
Рамазановлар матур җырлары белән Башкортстан тамашачысына киң билгеле.
- Бу исемгә без бик шат. Мондый исем бирәчәкләре турында ишеткәч тә бик дулкынландык, ашкынып килдек. Кичә генә югары исемгә лаек булуыбыз турында белдек һәм тиз генә җыенып юлга чыктык. Бүген хәтта Казанда кич концертыбыз бар. Зур рәхмәтебезне тугры тамашачыларыбызга да җиткерәбез. Шундый бәя биргәннәре өчен Башкортстан җитәкчеләренә рәхмәт. Киләчәктә дә бу ышанычны акларбыз. Иң мөһиме - илләр тыныч, күкләр аяз булсын! - ди якташыбыз Зинира Рамазанова.
Около минуты
10 октября 2024