Найти тему

Башкортстанда 777 волонтер 50 мең сум акча алган

Алар кешеләрне СВОга җәлеп иткән.
Башкириядә гражданнарны махсус хәрби операциягә җәлеп иткән өчен 777 рекрутерга 50 мең сум акча бирелгән, дип хәбәр итә ГОРОБЗОР мәгълүмати-яңалыклар порталы. Хәтергә төшерәбез, Республикада «Рекрут» программасын быелгы елның августында ДОСААФ башлап җибәрде. Оешма рәисе Игорь Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, МХОда хезмәткә җәлеп итү белән шөгыльләнүче кешеләр финанс ярдәменә лаек. „Рекрут“ проекты буенча кешене контракт буенча хәрби хезмәткә җәлеп иткән һәр активистка 50 мең сум түләргә тәкъдим ителә. Кеше медицина комиссиясен уза, аннары контракт буенча Республика сайлап алу пунктына бара, аңа кул куя һәм хезмәт итү урынына юллана”, — дип аңлаткан элегрәк Игорь Нурмөхәммәтов. «1 августтан башлап безгә 1276 мөрәҗәгать килде. Түләүләр 777 мөрәҗәгать буенча башкарылган. Әле тагын 250га якын гариза эштә. Шәһәрләр арасында лидер Уфа — 273, районнар арасында — Благовещен, аннан 29 мөрәҗәгать килгән", - дигән И. Нурмөхәммәтов.
Башкортстанда 777 волонтер 50 мең сум акча алган  Алар кешеләрне СВОга җәлеп иткән.
Около минуты